Уйныйбыз да җырлыйбыз, биеп һич тә туймыйбыз
Халкыбызның күңел җәүһәрләреннән берсе-аулак өй. Әби-бабаларыбыз яшь чакларында кичен аулак өйдә җыелып утырганнар. Анда җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап күңел ача торган булганнар. Ул җырлар, биюләр, хәтта уеннар да буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. "Березка" балалар бакчасы тәрбиячеләре төптән уйлап эш итәләр, бәйрәмнәрне еш үткәреп, гореф-гадәтне киләчәк буынга...